Тойси урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, ХХ гасыр татар шигъриятенең үсеш юлларын билгеләгән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилнең Туган көне билгеләп үтелде. Бу чарада 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар. Р.Мостафинның «Муса Җәлил эзләре буйлап» китабы белән таныштылар.