Габдулла Тукай бүген дә безнең белән.

         Күренекле шагыйрь Г.Тукайны халкыбыз  һәрвакыт  күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен  балалар бүген дә яратып укыйлар. Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә һәм Сарык инде менә ничәнче  буынның яраткан  әкият геройларына әйләнде. Ул әсәрләр  безне яхшылыкка  өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.

          Тойси урта мәктәбе укучылары Г.Тукайның  үзенчәлекле тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар, “ Тукай һәм музыка” фәнни-эзләнү эше белән таныштылар.

         Милләтебезнең сөекле улы бөек шагыйре Г.Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең өчен иң кыйммәтле хәзинә. Тукай бүген дә яши, бүген дә ул безнең белән.