Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт

Тәүге сөюен дә татымаган

Яшьтәшләрең ауды яуларда

Мин тугрымын алар өчен бары

Хыял булып калган таңнарга.

Кайгыларын сөйләп каеннарга,

Изге мәхәббәткә тугры булып

Яши белде безнең җиңгәләр.

      Без,  хәзерге урта һәм яшь буын, якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы.  Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Иңнәрендә ил язмышын йөрткән карт-коры, хатын-кызлар якты киләчәккә өмет белән караганнар һәм Бөек Җиңүне якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаганнар.

          Бөек Ватан сугышы башланганда А. Гыйләҗевка 13 яшь була. Автор сугыш афәтенең үз күңеленә ни рәвешле тәэсир итүен “Язгы кәрваннар” әсәрендә тасвирлый.   8 нче сыйныф укучылары әсәр белән таныштылар,   сугыш   чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт турында сөйләделәр.  Заманның никадәр авыр булуына карамастан кешеләрнең рухи ныклыгы сүрелмәгән, күпме генә михнәт күрмәсәләр дә, алар кешелеклелек сыйфатларын югатмаганнар.

            Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр.    Әсәрнең әһәмияте шунда: сугыш чоры балаларының батырлыгына, чыдамлылыгына сокланып алар белән горурланып яшәргә, безне тормыш авырлыклары алдында сынмаска өйрәтә.

        А.Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрендәге сүрәтләнгән геройлар бүген безнең арабызда да яши. Дөрес, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары олы хөрмәткә лаек.